7 апрель – Бөтендөнья Сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Сәламәтлек утравына сәяхәт” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрелде. Балалар күп төрле ярышларда үзләрен сынадылар, мәкальләр әйтештеләр, сәламәтлек турында кроссворд чиштеләр. “Озак яшим дисәң” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Балалар бәйрәмнән бик кәнәгать калдылар.