7 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә Экономика, идарә һәм хокук институты доценты,психология фәннәре кандидаты Т.А. Трифонова һәм профориентация буенча белгеч И.В. Халяпина тарафыннан өлкән сыйныф укучылары белән профессия сайлау буенча консультация үткәрелде. Алар халыкны эш белән тәэмин итүнең торышы , Россиядә һәм Татарстан Республикасы хезмәт базарында хәзерге вакытта иң кирәкле профессияләр турында сөйләделәр. Укучылар Экономика, идарә һәм хокук институтында укытыла торган белгечлекләр белән дә таныштылар. Очрашудан һәркем канәгать калды.