Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата фронтовик шагыйрьләребез иҗатыннан шигырь укучылар конкурсы булып үтте.Конкурста 5-8 сыйныф укучылары бик актив катнашты. Укучылар фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләрен  яттан укыдылар. Конкурста катнашучылар арасында урыннар билгеләнде.I урыннар түбәндәге укучыларга бирелде:Әхмәтҗанова Алия(5 сыйныф),Рахматуллина Энҗе,Әскарова Әдилә, Белозерова Диләфрүз(6 сыйныф укучылары),Саидова Мөнисә(7сыйныф).6 нчы сыйныф укучысы Рахматуллина Энҗе М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен укып, җиңүче дип табылды.Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International