6 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә , Максабаш , Олы Кибәхуҗа Кече Кибәхуҗа мәктәбенең башлангыч класс укытучылары вебинарда катнаштылар. Вебинарның темасы “2015 елда Федераль дәүләт белем бирү стандартына нигезләнеп, башлангыч сыйныфларда сыйфатлы белем бирүне оештыру һәм үткәрү ” дип атала иде. Соңыннан укытучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.