8 апрель көнне район мәдәният йортында студентлар арасында узучы «Җиңү җыры» фестивале үтте. Бу фестивальне «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте уздыра.
«Татарстан — новый век» - «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Татарстан Республикасы күпмилләтле халкы гражданнарының, җәмгыятьтә гармонияле, акылга ярашлы, социаль яктан нәтиҗәле яшәеш әшчәнлеген тәэмин итү өчен төзелгән ихтыярый, үзидарәле, давами, иҗтимагый берләшмэсе ул.
Фестиваль якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.
Фестивальдә 4 районнан килгән коллективлар катнашты. Алар, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Саба аграр көллияте, Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары катнашты.
Фестивальнең нәтиҗәләре буенча икенче турга Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте һәм Саба аграр көллияте коллективлары узды.