“Сугыш чоры җырлары”.

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
  Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып солдат белән һәрвакыт җырлар да янәшә була. Сугышчылар арасында киң таралган җырларда солдатның ата-анасына, сөйгән кешесенә, Туган илгә мәхәббәте, аларны сагынуы чагыла. Тылда яңгыраган җырларда тыныч тормышны җимергән дошманга нәфрәт белдерелә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Айдар авылы мәдәният йортында сугыш чорында иҗат ителгән җырларны үз эченә алган "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән папка ачылды. Папкага татар һәм урыс телендәге җырлар белән беррәттән, аларның язылу тарихы турында да мәгълүмат тупланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International