8 апрель көнне Теләче урта мәктәбенең 8 нче б сыйныфы укучылары Казанда Бөек Ватан сугышына багышланган музей - мемориал күргәзмәсендә булдылар. Мемориалда Бөек Ватан сугышы турында бик күп мөһим материаллар тупланган. Укучыларны күргәзмәнең сугыш вакытында тоткыннарның язмышлары турындагы бүлекләре бигрәк тә кызыксындырды.
Укучыларны Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар бик тәэсирләндерде.