Шахмат уйнау балаларны уйларга гына түгел, ә вакытны дөрес итеп бүләргә, тәртипкә дә өйрәтә.

2015 елның 10 апреле, җомга

   Шахмат уйнау балаларны уйларга гына түгел, ә вакытны дөрес итеп бүләргә, тәртипкә дә өйрәтә. Укучы бала өчен бу бигрәк тә мөһим, чөнки нәкъ менә шул чорда ул шәхес буларак формалаша.

   Шахмат уены  балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару,  ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур дип уйлый Шармыш авылы клуб мөдире. Шул уңайдан клубта яшьләр арасында шахмат буенча турнир оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International