Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Олы Тиләҗе мәдәният хезмәткәрләре Сафина Бибигайша апа белән очрашу оештырдылар. Ул улы Зөфәр һәм килене Хәмдия тәрбиясендә яши. "Бүгенгесе көндә мин бик бәхетле карчык, оныкларым һәм оныкчыкларым белән бик рәхәттэ яшим" ди Гайшә апа. Сугыш елларында юл төзүдә, окоп казуда катнашкан Гайшә апа, хәзерге вакытта бик матур гомер кичерә.