Яз истәлекле бәйрәмнәргә бик бай, шуларның берсе 12 нче апрель - Космонавтика көне.

2015 елның 10 апреле, җомга

    Яз истәлекле бәйрәмнәргә бик бай, шуларның берсе 12 нче апрель - Космонавтика көне. Бу бәйрәмне без 54 ел билгеләп үтәбез. Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә  Космонавтика көненә карата класс сәгатьләре узды. Беренче космонавт Ю.А.Гагарин белән танышу 1 нче сыйныф укучыларына аеруча кызыклы булды. Укытучы апалары аларны Ю.А.Гагаринның кыскача тормыш юлы һәм очышка әзерлеге белән таныштырды. Космонавт булу өчен кечкенәдән тырышып укырга һәм спорт белән дус булырга кирәк. Кем белә, бәлки,  менә шушы нәниләр арасыннан да космоска юл яручы булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International