8 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Бөтенроссия Җиңү Дәресендә катнаштылар. Дәрестә укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабалары турында сөйләделәр. Укытучылар да үз гаиләләре тарихында Бөек Ватан сугышы чагылышы турында мисаллар китерделәр. Бөтенроссия Җиңү Дәресеннән соң балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар.