10 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Түгәрәк дәресләрендә укыту -тәрбия эшчәнлегенең төрле форма һәм методларын куллану” дигән темага чираттагы методик киңәшмә булып узды.

2015 елның 10 апреле, җомга

10 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә “Түгәрәк дәресләрендә укыту -тәрбия эшчәнлегенең  төрле форма һәм методларын куллану”  дигән темага чираттагы методик киңәшмә булып узды. Өстәмә белем бирү педагоглары: Баева Зилә Рафаил кызы “Конкурс  әзерлегендә информацион- методик эшчәнлекнең роле”дип исемләнгән, Шаипова Раъно Исам кызы “Сердце отдаю детям” профессиональ конкурсына материаллар барлау”  һәм Загидуллина Роза Тимерхан кызы  “Елның өстәмә белем бирү педагогы” конкурсына  әзерләнү өчен папка һәм презентация төзүдә киңәшләр” дигән темага чыгышлар ясадылар. Соңында Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы “Методик берләшмә тупланмасында, информацион-  нәшриятнең роле” дип исемләнгән методик атналыкка йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International