Социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырылды.

2015 елның 10 апреле, җомга

10 апрель көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин җитәкчелегендә социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырылды. Җыелышта Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең тикшерүчесе Л.М.Тимерханов һәм район газ оешмасының белгече И.Р.Миншаиховлар катнашты. Очрашуның төп максаты 2015 елның 1 нче квартылына нәтиҗә ясау, янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздыру.  Сөйләшү ахырында хәрбер  кешегә янгын куркынычсызлыгы буенча ашыгыч ярдэм телефон номерлары курсэтелгэн белешмэ таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International