10 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә ата- аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә балаларны язгы сулыклардан саклау, куркынычсызлык кагыйдәләре каралды. Шулай ук әти –әниләргә балаларын компьютер алдында озак утыртмау, төрле сайтларга керү куркынычы булуы турында искәртелде, балаларының кем белән дус , нинди борчулары булулары белән кызыксынырга кирәклеге турында әйтелде.