Бүген 10 нчы апрель көнне, “ Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гайләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан балалар белән чара үткәрде. Балалар белән “Беркем дә, берни дә онытылмады” дигән исем астында интеллектуаль викторина, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап котлау открыткалары ясалды һәм 70 еллыкка багышланган рәсем конкрусына йомгаклау булып узды.