10 апрель көнне балалар белән медпунктка экскурсиягә бардык.

2015 елның 11 апреле, шимбә
10 апрель көнне балалар белән медпунктка экскурсиягә бардык. Балаларны фельдшер һөнәре белән якыннан таныштырдык. Фельдшер Дания апа безне бик җылы кабул итте. Балаларга медпункттагы җиһазлар, дарулар, аларның кайда сакланулары һәм кайчан кулланылулары турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм үзләре дә сораулар бирделәр. Фельдшер балаларга яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең дә сәламәтлек өчен бик файдалы икәнен тагын бер кат аңлатты. Чакыру булганда нинди сумка белән баруы һәм анда нинди җиһазлар булырга тиешлеге турында сөйләде. Балаларга медпунктта бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International