8 апрель көнне Теләче урта мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары
А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Германия – Россия яңа технологияләр институты оештырган “ Идея 2020. Киләчәк дөньяга сәяхәт”күргәзмәсен карап кайттылар. Укучылар күргәзмәдә киләчәк заман йортларын, медицина приборларын күрделәр. Яңа технологияләрнең кеше тормышында тоткан роле укучыларда зур кызыксыну уятты.