2015 нче елның 8 нче апрелендә Иске Җөри балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган “Һәркемгә юл кагыйдәсен белергә кирәк” дигән темага ячык чара үткәрелде

2015 елның 11 апреле, шимбә
2015 нче елның 8 нче апрелендә Иске  Җөри балалар бакчасында балаларны  юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә  багышланган “Һәркемгә юл кагыйдәсен  белергә кирәк”  дигән темага ячык чара үткәрелде. Ачык чараны балалар бакчасы тәрбиячеләре Нигъматуллина Ләйсән Илгизаровна, Зарипова Гөләндәм Ханифовна, Миннулина Наилә Миннебаевна, Насибуллина Рәзинә Мөсәбировналар әзерләгән иде.   Чараның максаты – балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту иде. Чараны карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова Анна Николаевна, Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Ягафарова Гүзәль Нәҗиповна., инспектор Назиров Ришат Хәмитовичлар килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлаттылар, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр. Соңыннан  Ягафарова Гүзәль Нәҗиповна балалар белән “Төрле һава торышында юл кукынычсызлыгы” дигән темага әңгәмә уздырды һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International