Балалар иҗат үзәгендә “Методик берләшмә тупланмасында, информацион- нәшриятнең роле” темасына методик атналык башланып китте.

2015 елның 11 апреле, шимбә
Балалар иҗат үзәгендә “Методик берләшмә тупланмасында, информацион-  нәшриятнең роле” темасына методик атналык башланып китте. 8 апрель көнне район  мәгариф бүлеге психологы Гөлшат Рифкат кызы өстәмә белем бирү педагоглары өчен тренинг үткәрде. Шулай ук сәнгати- эстетик юнәлешендә мастер – класслар күрсәтелде. Мастер- классны өстәмә белем бирү педагоглары: Шаипова Раъно Исам кызы – машинада тегү серләре белән таныштырып; Касимова Ләйлә Әхәт кызы – лента белән чигү серләренә төшендереп; Касимова Ләйсән Рәкиф кызы – крючок белән бәйләүнең яңа төрләрен күсәтеп; Галимзянова Фәния Габдулхак кызы – бисер тезү серләрен өйрәтеп оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International