7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе укучылар белән “Сәламәтлек дошманнары” -исемле сәламәтлек дәресе үткәрде. Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү, зарарлы гадәтләр һәм компьютерның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы турында сөйләнде. Укучылар үзләре дә дәрестә бик актив булдылар: мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. «Саулык-зур байлык»-исемле күргәзмә төзелде. Сәламәтлек – безнең иң олы байлыгыбыз, аны саклау безнең һәркайсыбызның кулыннан килә торган эш.