10 нчы апрель көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучыларның әти-әниләре, укытучылар, администрация членнары катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Язгы ташу чорында профилактик чаралар.
2. Үсмер чорда балаларның җенси яктан өлгерүе.
3. Балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары буенча профилактика.