Бадминтон ярышларында катнаштылар.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

    12 апрелда  Баландыш һәм Лесной мәктәбе укучылары, остазлары   Җаббаров Алмаз Фоат улы, балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге директор Имамиев Тимур Равил улы, финанс булеге председателе Яхин Рәис Рәшит улы Балтачта  ООО “МДСУ”  буләгенә оештырылган бадминтон ярышларында катнаштылар. Ярышлар ике категориягә бүленеп оештырылды: шәхси беренчелек һәм берничә уенчы капма-каршы уеннар категориясе. Ярышта барлыгы 7 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: шәхси беренчелектә Баландыш мәктәбеннән Гарипова Гүзәл һәм Сафина Альбина үз яшь аралыкларында 1-нче урын, Гайнетдинов Айзат һәм Җаббаров Адель (шулай ук Баландыштан) 2-нче урын алдылар. Берничә уенчы капма-каршы уеннар категориясендә уенчыларыбыз 4-нче уенга лаек булды. Җиңүчеләргә медаль,грамоталар һәм акчалата премия тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International