10 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә кошлар көненә карата «Без кошларга ярдәм итәбез» дип исемләнгән табышмаклар кичәсе үтте. Укучылар китапханәче биргән табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук балалар рәсем бәйгесендә катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.