11 апрельдә Айдар авылы китапханәсендә “Галәмгә юл” исемле күргәзмә төзелде.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
11 апрельдә  Айдар авылы китапханәсендә “Галәмгә юл” исемле күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланган иде. Күргәзмәгә Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүматлар куелды. Күргәзмәдә, шулай ук, Ю.Гагарин, космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышып була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International