2015нче ел - Әдәбият елы.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

  2015нче ел-Әдәбият елы. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәчесе Назипова Миләүшә һәм Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфияләр 10 апрель көнне Баландыш мәдәният йортында “Ач, шигърият, серләреңне!”дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә уздырдылар. Бу кичәгә шигърият йолдызлары Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Дания Нәгыймуллиналар чакырылган иде. Алар үзләренең иҗаты белән, алдагы планнары белән таныштырдылар. Әдәбият сөюче балалар да сынатмадылар,матур-матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичә барышында җылы әңгәмә оештырылды. Теләгән кешеләр сорауларын, фикерләрен белдерделәр. Залда шулай ук аларның иҗатын яктырткан, Г.Тукайга багышлап күргәзмәләр куелды. Бу очрашу чын –чынлап әдәбият бәйрәме булды.Үзенең җылы рәхмәтен белдереп бу кичәне авылдашыбыз шигъри җанлы Талип абый Әскәров тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International