Апрель ае Хезмәтне саклау айлыгы дип игълан ителде.Иң элек район мәгариф бүлеге карары нигезендә эш планы төзелде.План нигезендә, 13 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Янгын сүндерү чаралары “ дигән укулар үтте. Бу көнне укучылар янгын сүндергечләр белән эш итәргә өйрәнделәр. Белгәнебезчә, янгыннар бик күп бәла- казалар китерә.Шуңа күрә дә, аларны булдырмый калу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү- һәрберебезнең бурычы.