10 апрель көнне спорт мастеры Гыйниятуллин Сәгыйть призына 1999 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында милли көрәш бәйгесе уздырылды. Безнең мәктәп укучылары призлы урыннар яуладылар: Давлетшин Марсель (4 кл)- 1 урын, Афзалов Рәзил (9 кл.) – 2 урын, Сәләхиев Руслан (8 кл.) –3, Афзалов Айрат (8 кл) - 4 урын. Югары Кибәхуҗа мәктәбе командасы район буенча 5 урынны яулады. Котлыйбыз, егетләр! Укуыгызда зур уңышлар телибез!