Кешелек бик борыңгыдан күк, кояш, йолдызлар һәм ай белән кызыксынды. Кошларга карап, кешенең дә очасы бик килде. Шуңа күрә кешеләр кайчан да булса “очып китәм” дип хыялландылар. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә туры килде. Менә бүген безнең 3-нче балалар бакчасында да Космонавтик көненә багышланган белем эшчәнлекләре үтте. Өлкән һәм мәктәпкәчә төркемнәрдә әңгәмәләр , уртанчылар төркемендә тәҗрибәләр узды.