2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 11 апрель  көнне Шәтке авылы мәдәният йортында  Шәткедә туып үсеп читтә иҗат итүче авылдаш язучылар, шагыйрьләр  белән "Йөгереп кайтам  сиңа, Шәткемә" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Нурулла Габдуллин һәм Саба районында яшәүче шигъри җанлы Ихсанова Зөлфирә Котдусовналар катнашты. Кичәдә язучыларның , шагыйрьләрнең  әсәрләре укылды, җырлары җырланды. Аларның иҗатларын чагылдырган презентация ясалды. Язучылар  үзләренең чыгышларында авыл халкын иҗат эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Аларның иҗатын чагылдырган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән китап- күргәзмә оештырылды. Кичә җыр- биюләр белән үрелеп барды. Әдәби кичәнең икенче өлеше китапханәдә чәй табыны артында тәмамланды. Әлеге кичәдән якташ язучыларыбыз һәм авылдашларыбыз бик кәнагатъ булып күтәренке рухта өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International