11 апрель көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында Әдәбият елы уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без”дип исемләнгән бик зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмне китапханәче Хузиахметова З.Г оештырды. Бәйрәмдә авылыбыздан чыккан каләм тибрәтүчеләр һәм сәнгать сөючеләр катнаштылар. Чакырылган кунаклар барсы да кайттылар. Бәйрәм үткәрү программасы бик эчтәлекле иде. Тамашачылар көлделәр дә, еладылар да. Һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Тамашачыларның күңелендә бәйрәм хисе озак сакланыр