12 апрель - Христиан динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Пасха бәйрәме. Субаш авылы халкы да бу изге бәйрәмне бик зурлап каршы алды. Иртәдән балалар өйдән - өйгә кереп, бәйрәм белән котлап йомырка җыеп йөрделәр. Аларга өй хуҗалары матур итеп бизәлгән йомырка, тәмле тәм-томнар өләштеләр.