Югары Мәтәске авылы клубында 10 апрель көнне татар халкыбызның онытылмас уеннары һәм җырлары, татар халкының үзенэ генә хас булган биюләреннән торган кичә булды. Кичәдә халкыбызның татар биюләренә өстенлек бирелде. Клуб мөдире Сәрия Гарипова биюнең алымнарын хәзерге яшьләргә ничек башкарылуы турында күрсәтте.