7 апрель көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Синең буш вакытың һәм синең сәламәтлегең” исемле күрсәтмәле – китап күргәзмәсе төзелде.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

     7 апрель көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Синең буш вакытың һәм синең сәламәтлегең” исемле күрсәтмәле – китап күргәзмәсе төзелде. Төп максат – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Күргәзмәдә китаплар, журналлардан мәкаләләр, балалар һәм әти – әниләр өчен мәгълүматлы буклетлар урын алды.

     Сәламәтлек – кешегә табигатьтән бирелгән иң кыйммәтле бүләк. Аны ныгыту өчен, үзеңнең организмыңны яшьтән үк чыныктырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физик камиллеккә омтылырга кирәк.

    Ничек яшәргә, сәламәтлегеңне чыныктыру өчен нәрсәләр эшләргә, картайган көнгә кадәр ачык акыл һәм эшкә сәләтлелекне ничек сакларга, үзеңнең хезмәтеңне, ялыңны, туклануыңны ничек оештырырга, барысы турында да тулырак мәгълүматны балалар китапханәсендә оештырылган күргәзмәдәге әдәбият белән танышып белергә була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International