4 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә, сагынып кайткан кошларыбызга багышлап, укучылар белән берлектә "Безнең яраткан кошларыбыз" дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
       4 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә, сагынып кайткан кошларыбызга багышлап, укучылар белән берлектә "Безнең яраткан кошларыбыз"  дип исемләнгән рәсем бәйгесе уздырылды. Китапханәче Петрова Л. И. канатлы дусларыбызга багышлап "Кошлар" китабына күзәтү үткәрде, кошлар турында язылган хикәя-текстларны, шигырьләрне укып балаларга кызыклы мәгьлүмат бирде. Укучылар кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр.  Шулай ук балалар рәсем бәйгесендә катнашып, матур бүләкләргә ия булдылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International