7 апрельдә Бөтен дөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсе укучылар белән “Сәламәтлек дошманнары” –исемле сәламәтлек дәресе үткәрде. Китапханәче Мухаметшина Г.И. укучыларга дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү, зарарлы гадәтләр һәм компьютерның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы турында сөйләде. Укучылар үзләредә дәрестә бик актив булдылар: мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. «Саулык-зурбайлык»-исемле күргәзмә төзелде. Сәламәтлек – безнең иң олы байлыгыбыз, аны саклау безнең һәр кайсыбызның кулыннан килә торган эш.