Айдар авылы китапханәсендә китап күргәзмәләре даими рәвештә эшләп килә. 9 апрель көнне "Без үзебез мәзәкче" дип исемләнгән күргәзмә балалар үзләре иҗат иткән мәзәкләрдән төзелде.

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

     Айдар авылы китапханәсендә китап күргәзмәләре даими рәвештә эшләп килә. 9 апрель көнне "Без үзебез мәзәкче" дип исемләнгән күргәзмә  балалар  үзләре иҗат иткән мәзәкләрдән төзелде. Һәр бер укучы үзе теләп  балалык чорындагы кызык хәлләрдән мәзәкләр иҗат итте.  Балалар үзләре кызыксынган  көлдергеч, мәзәкләр китапларын өйләренә яздырып алдылар. Китапханәче балаларга "Китапсыз көннең- бушка узган көн" икәнлеген төшендерде һәм даими рәвештә китапханәгә йөрергә, китапларны күбрәк укырга, төрле чараларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International