Өлкәннәрнең өйләренә барып китапханә хезмәте күрсәтү максатында "Һәр өлкәнгә - рухи юл" дип исемләнгән акция игълан ителде. Шул акция кысаларында Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г. 9 апрель көнне өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.