12 апрель-Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.
13 апрель көнне Үзәк балалар бакчасындада “Космонавтика көне” бик нәтиҗәле үтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячесе Чернова Лидия Петровна балаларга әңгәмә үткәрде. Кыскача Юрий Алексей улы Гагарин турында сөйләп, презентация күрсәтте. Балалар бик зур кызыксыну белән карап, тыңлап утырдылар. Соңыннан балалар "Тайна третьей планеты" исемле мультфильмнан өзек карадылар.