Бүген безнең бакчабызда “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән чара булып узды. Чараның максаты: кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү; шигырьләр һәм табышмаклар аша балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру. Балалар әтиләре белән бергә сыерчык оялары һәм матур рәсемнәр ясап алып килгәннәр иде. Балалар әңгәмәләр, биюләр, табышмаклар һәм шигырьләр аша кошлар турындагы беленәрен арттырдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.