Православие динен тотучы кардәшләребез Гайсә пәйгамбәрнең яңадан туу көнен бәйрәм итә.

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
Православие динен тотучы кардәшләребез Гайсә пәйгамбәрнең  яңадан туу  көнен бәйрәм итә.  Бу гасырлардан-гасырлырга күчеп килгән,  бөек бәйрәм.  Дини традицияләрне барлау, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәрвакытта да игелеккә генә китерә. Җан чисталыгы, әхлаклылык аша бердәмлеккә, бер-береңә ярдәм итүгә ирештерә.Үзәк авыл җирлегендә яшәучеләрнең 30% провославие динен тота.  Дөньяларның тыныч, күгебезнең аяз, гаиләләргә иминлек сорап кылынган догалар югары мәгънәгә ия. Җирлектәге  яшәүче халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, килешүчәнлек, бер-беребезгә хөрмәт традицияләре яшәячәгенә һәм аларга дини йолаларның да уңай йогынты ясавына ышанабыз, һәркемгә сәламәтлек, бәхет телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International