“ Авыл эте Акбай” музыкаль спектаклен карарга бардылар.

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

10 апрель көнне  Олы Мишә  урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  Теләче мәдәният йортына Галиәсгар Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры артистлары катнашуында драматург  Туфан Миңнуллинның “ Авыл эте  Акбай” музыкаль спектаклен карарга бардылар. Бу- балалар өчен күңелле, маҗаралы әкият.  Спектакль укучыларга бик ошады. Спектакль нигезендә укучыларда дуслык, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәм итү хисләре тәрбияләнде.  Тәрбия сәгатендә  Туфан Миңнуллинның балалар өчен иҗат ителгән пьесалары тупланган « Авыл эте Акбай» җыентыгы белән таныштык һәм фикер алыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International