10 апрельдә Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләре, административ комиссия әгъзалары белән берлектә Комаровка авылына һәм Теләче район узәгенә рейд үткәрде.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 10 апрелендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләре, административ комиссия әгъзалары белән берлектә Комаровка авылына һәм Теләче район узәгенә рейд үткәрде. Рейд барышында, авыл җирлекләрен тозекләндерү һәм аларда тәртип һәм чисталык урнаштыру максатыннан, авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре үтәлмәве расланды. Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча Комаровка авылының С. Сәйдәшев һәм Теләченең Төзүчеләр урамнарынды яшәүче физик затларга 2 беркетмә төзелде. Искәртеп утәбез, авыл биләмәләрен санитар карау Кагыйдәләре нигезендә,яшел зоналарда катгый тыела:

- тротуар, газон  һәм урамнарда, машина тотарга  махсус каралмаган урыннарда  автотранспорт чараларын тоту,юу;

- яшь урман посадкаларында, газоннарда йорү, ял иту;

- куакларны, агач ботакларын сындыру, яфракларны һәм чәчәкләрне өзү, орлыкларын һәм җимешләрен җыю;

- палаткалар  кору, учак ягу;

- чәчәклек, газон, юл, сулыкларны чупләү;

- һәйкәлләр, обелисклар, утыргычлар, коймаларны җимерү,бозу;

- велосипедта, мотоциклда, атта, тракторда,һәм машинада йөрү;

- агачларга  язу, белдерүләр ябыштыру, юл курсәткечләре  беркетү, агачларның сокларын агызу;

- яшел зоналарда  урнашкан сулыкларда хайваннарны  коендыру, кер, транспорт чараларын  юу;

- хайваннарны  көтү;

- төзү һәм  ремонт эшләре алып бару;

- яшел зона  территориясендә материаллар, торле  бөҗәкләр таратуга сәбәпчел материаллар  саклау урыннары булдыру;

- чүп җыю  урыннары, кар һәм боз өемнәре, яшел зоналарга түбәдән кар  төшерү;

- казу эшләре  алып бару;

- чүп ягу;

- парк һәм  яшел зоналарда этләрне прогулкага алып чыгу, бәйдән ычкындыру;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International