Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 4 сыйныфларда укый белү күнекмәләрен һәм мәгълүмат белән эшли белүне ачыклау максатыннан йомагаклау эше үткәрелде. Бу күнекмәләр укучыларга белем алуда текст белән эшләү, алган мәгълүматны куллана белү, төрле мәсәләләрне чишүдә ярдәм итә.