1961 елның 12 апрелендә бөтен җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды һәм бу көн космонавтика көне буларак билгеләп үтелә башлады.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

1961 елның 12 апрелендә бөтен җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды һәм бу көн космонавтика көне буларак билгеләп үтелә башлады. Шушы уңайдан 14 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Галәмгә юл ярганда” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә галәм тарихына, беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган китаплар, журналлар куелып укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә барлык төр яшьтәге балалар өчен космоска багышланган, төрле сорауларга җавап табырлык әдәбият тупланган. Китап укучыларга космос өлкәсендә беренче уйлап табучылар,беренче космонавт Ю.Гагарин һәм балачактан килгән хыялына, биеклеккә омтылуга,тугры калган Марс Рафиков турында кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International