2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
2015 ел - Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 11 апрель  көнне Шәтке авылы мәдәният йортында  Шәткедә туып үсеп читтә иҗат итүче авылдаш язучылар, шагыйрьләр  белән "Йөгереп кайтам  сиңа, Шәткемә" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Нурулла Габдуллин һәм Саба районында яшәүче шигъри җанлы Ихсанова Зөлфирә Котдусовналар катнашты. Кичәдә язучыларның , шагыйрьләрнең  әсәрләре укылды, җырлары җырланды. Аларның иҗатларын чагылдырган презентация ясалды. Язучылар  үзләренең чыгышларында авыл халкын иҗат эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Аларның иҗатын чагылдырган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән китап- күргәзмә оештырылды. Кичә җыр- биюләр белән үрелеп барды. Шәтке мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәгә йөрүче балалар да актив катнашты бу кичәдә. “Ак калфак” фольклор ансамблен тамашачы аеруча үз итте.  
 
  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International