Бадминтон ярышлары булып узды.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

       14 апрель  көнне «Батыр» спорткомплексында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  бадминтон ярышлары  булып  узды. Әлеге ярыш  2002-2003  нче  елгы, 2004 һәм яшьрәк булган малайлар һәм кызлар арасында  уткәрелде.  Ярышта районның 8 мәктәбеннән 69 укучы  катнашты.

       Гомүмкоманда нәтиҗәләре буенча 2002-2003 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында :

1 урында Баландыш төп мәктәбе, 2 урында Теләче мәктәбе, 3 урында Сауш һәм Олы Нырсы мәктәпләре.

        2004 һәм яшьрәк булган  малайлар һәм кызлар арасында

 1 урын – Максабаш башлангыч мәктәбе, 2 урын – Теләче мәктәбе, 3 урын – Олы Мишә мәктәбе.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International