“Карга боткасы” бәйрәме.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында кошларны карша алуга багышланган  ачык чара - Карга боткасы булып узды. Чараның максатлары: балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

– балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

– балаларга кошлар турында белемнәрен арттыру, тышкы билгеләренә карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбияче Ләйсән Миннехановна  зурлар төркеменә йөрүче балалар белән уен –ярыш  оештырды. Чарада  шушы төркемгә йөрүче балалар кызлар һәм малайлар командаларга бүленеп ярыштылар. Балалар  кошлар турындагы сорауларга, табышмакларга  җавап бирделәр, “Җимлеккә нинди кош килер?”, “Бу нинди кош?”, “Тасвирлама буенча тап” кебек уеннарда үзләренең  белемнәре белән уртаклаштылар, яз һәм кошлар турында җырлар җырладылар. Чараны караган уртанчылар һәм II кечкенәләр төркеме балалары да,  кошлар турындагы өйрәнгән җырларын башкардылар. Ахырдан бәйрәм урамда ботка ашау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International