Сыйныф сәгате “Сәламәтлек-зур байлык”.

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

    14 нче апрель көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә 2-3 сыйныф укучылары өчен”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте.Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау,көндәлек режимны сакламау,гигиена таләпләрен үтәмәү,аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде.Укучылар үзләре дә бик актив булдылар: сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр,уеннарда катнаштылар,сорауларга җавап бирделәр.Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз,аны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International