2014-2015 нче уку елы төрле вакыйгалар белән беррәттән сынауларга да бай булды дияргә мөмкин.

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2014-2015 нче уку елы төрле вакыйгалар белән беррәттән сынауларга да бай булды дияргә мөмкин. Шундый сынауларның берсе булып мәктәп укучыларының Бөтенроссия күләмендә оештырылган физкультура һәм спорт комплексына, ягъни ГТОга әзерлеген билгеләү булды. Тәүге уку елында Россиянең унике регионы бу өлкәдә эшчәнлек алып барды, шулар арасында Татарстан Республикасы да бар. Республиканың муниципаль берәмлекләре үз мәктәпләре арасында әлеге эшчәнлектә иң көчлеләрен ачыклады. Районыбызның ГТОга әзерлеге буенча иң көчле мәктәп булып быелгы уку елында безнең мәктәбебез табылды. Шушы форсаттан мәктәбебезгә кубок һәм район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International