Кече Нырсы авылында яшәүче Каримуллина Фаягель Галимовнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Гольназ Шәфигуллина, һәм Нырсы авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Гинеев тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Фаягель галимовнага иң җылы теләкләрен җиткереп чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырылды.